Казан шәһәренең Совет районында 180 нән артык яшел үсентеләрнең, шул исәптән "Лебяжье" махсус сакланучы табигать территориясе чикләрендә, законсыз киселүе ачыкланды.
Агачларны кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 8 миллион сумнан артык тәшкил итте.
Табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материалларын гаепле затларны җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсен хәл итү өчен тикшерү органына җибәрде.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 маддәсенең 3 өлеше (аеруча зур күләмдә урман үсентеләрен законсыз кисү) буенча җинаять эше кузгатылды һәм тикшерелә.