Казан шәһәренең Совет районында клен, корычагач, алмагач, карама агачларының законсыз киселүе ачыкланды.
Яшел үсентеләрне кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 400 мең сумнан артык тәшкил итте.
Җинаять җаваплылыгы мәсьәләсен хәл итү өчен табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материаллары җинаять эзләү органына җибәрелде,
Аларны карау нәтиҗәсендә РФ ҖК 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман үсентеләрен законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды.