Әгәр сез күктә яки җирдә БПЛА күрсәгез,
паникага бирелмәгез һәм объектка якын килмәгез.
Бинада булганнарга аскы катка, подвалга яки парковкага төшәргә кирәк
. Лифттан файдалану тыела.
Фатирда калганда, тәрәзәсез урынны, тотучы диварлар арасында табарга һәм идәнгә утырырга кирәк – иң яхшысы ванна бүлмәсендә. Берничек тә тәрәзәләргә якын килергә ярамый.
Урамда булганда, якындагы бинага, җир асты кичүенә яки парковкага кереп качарга кирәк
.
Автомобильдә хәрәкәт иткәндә, аны шунда ук калдырып, сыену урыны табарга кирәк.
Беспилотник яки аның өлешләрен тапканда, аларга берничек тә кагылырга ярамый – җайланма яки аның өлешләре табылган урыннан шунда ук китәргә һәм табылган әйбер турында 112 телефонына хәбәр итәргә кирәк.