-төнлә һәм иртән һава температурасы -30˚ка кадәр төшәчәк;
-бозлавык;
-юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.
Автомобиль йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм юлга чыгар алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә, сезонга туры килгәнчә киенергә, җылы кием һәм аяк киемен онытмаска, кайнар чәй белән тәэмин ителергә, мөмкин булса ягулык запасы булдырырга киңәш ителә.
Түбән температурада иң зур куркыныч дизель ягулыгы белән йөрүче автомобиль йөртүчеләренә һәм пассажирларына яный, чөнки дизель ягулыгы суыкка чыдамый һәм туңа.
Көчле суыкта еракка барудан баш тарту яхшырак. Юл-транспорт һәлакәте һәм автомобиль механизмнарында кинәт килеп чыккан җитешсезлекләр куркынычы кискен арта.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!