Минзәлә районы депутатлары Эдуард Ягафаров һәм Раушан Сәлахов гуманитар йөкне 1232, 1233-нче полкларга һәм башка хәрби бүлекчәләргә, анда Татарстаннан хезмәт итүчеләргә, һәм медицина кирәк-яракларын безнең якташыбыз хезмәт иткән медицина ротасына илтеп җиткерделәр.
Туган яклардан җибәрелгән күчтәнәчләр арасында коры ашлар, чәйләр, «Үзебезнекеләргә ярдәм итик, Минзәлә» волонтерлар төркеме (кураторы Светлана Нуриева) тарафыннан әзерләнгән, шулай ук район халкы җыйган күп кирәкле әйберләр бар иде.
" Минзәлә-информ» коллективы "Минзәлә" район газетасы белән бергә Минзәлә мәчете һәм соборы сурәтләнгән календарьлар җибәрде. Алар да хәрбиләргә барып җитте.