3Б һәм 4Б сыйныф укучылары, гимназиянең директор киңәшчесе Диләрә Федотова һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гүзәлия Хәммәтова җитәкчелегендә, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган көне уңаеннан, Актаныш районы Әнәк авылы «Шәрип Шәймиев музей- йорты»нда экскурсиядә булдылар.
Экскурсовод, «Туган якны өйрәнү музее»нең фәнни җитәкчесе Айгөл Ибәтуллина балаларга Минтимер Шәймиевнең балачактан алып бүгенге көнгә кадәрге тормыш юлы турында күп мәгълүмат сөйләде. Укучыларга аеруча кара-ак телевизор, винил пластинкалы проигрыватель, чыбыклы телефон һәм зур Коръән китабы ошады. Аннары мәктәп укучылары «Бабайда кунакта» паркында ял иттеләр.