15.12.2025 ел-16.12.2025 ел - ашыгыч кисәтү

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

15 декабрьдә кичен, 2025 елның 16 декабрендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчәючән көчле җил һәм 1-2 чакрымга кадәр күз күременең начараюы көтелә.

Урамнардан һәм юллардан хәрәкәт иткәндә аеруча сак булуыгызны, машина юлыннан чыкканда мөмкин булганда бары тик юл өсте һәм юл асты кичүләреннән файдалануыгызны сорыйбыз.

Балаларны караучысыз калдырмагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез.

 Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International