Сезне дәүләтебезнең иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе — Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүнең нигезе булып тора, ул безнең тарихыбызның күп гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибәсен һәм казанышларын чагылдыра, илнең һәм һәрберебезнең алга таба үсеш стратегиясен билгели.
Бүген Конституция көне заманча Россияне — ирекле, бөек илне символлаштыра, аның көче бөтен халыкның бердәмлегендә һәм бергәлегендә.
Бу бәйрәм чәчәк атучы илнең символы, Россия гражданнары өчен ныклы гарантия булсын!
Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, эшләрегездә иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!