Альфия Когогина: Үзмәшгульләргә больничный буенча түләүләр алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина аңлатма бирде: «Хәзерге вакытта үзмәшгульләрнең җәрәхәт яки авыру очрагында больничный кәгазен рәсмиләштерү механизмы юк. Бу гадел түгел. Яңа елдан профессиональ керемгә салым түләүчеләр мәҗбүри социаль иминиятләштерү системасына ирекле рәвештә керә алачак, иминият фонды формалаштырачак һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие алачак».

Ирекле иминият системасында катнашучы булу өчен «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә 2027 елның 30 сентябренә кадәр керергә мөмкин.

Больничный кәгазе буенча түләү алу хокукы взносларны алты ай түләгәннән соң барлыкка киләчәк. Пособие күләме стаж һәм сайланган иминият суммасы белән билгеләнә. Закон иминият суммасының ике вариантын тәкъдим итә: 35 яки 50 мең сум. Беренче вариантны сайлаганда пенсия һәм социаль иминият фондларына айлык взнос 1344 сум тәшкил итәчәк, икенчесендә — 1920 сум. Моннан тыш, теләк буенча бөтен сумманы берьюлы түләргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International