Минзәлә районында Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе билгеләнде.

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең 2025 елның 10 ноябрендәге №26-О боерыгы нигезендә, Минзәлә районында Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп Елизарова Дина Рифкат кызы билгеләнде.

Татарстан Республикасында Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре турында Нигезләмәгә ярашлы рәвештә, җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычы булып муниципаль берәмлектә бала хокуклары, ирекләре һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлешен җәмәгать контроле белән тәэмин итү, әлеге мәсьәләләр буенча вәкаләтле вәкилне вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү, шулай ук республика халкы арасында хокукый аңлату эшләре алып бару тора.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International