Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте салым түләүчеләрне 2026 елда НДС һәм махсус салым режимнары буенча салым законнарына үзгәрешләр темасына багышланган вебинарда катнашырга чакыра, ул 11 декабрьдә 10.30 сәгатьтә узачак.
Вебинарның спикеры булып идарәнең юридик затларны салымлау бүлеге начальнигы Эльмира Хамидуллина чыгыш ясаячак.
Чара барышында 2026 елда көченә керәчәк НДС һәм махсус салым режимнары буенча норматив-хокукый базага булачак үзгәрешләр каралачак. Катнашучыларга реаль вакыт режимында тикшерелә торган темалар буенча сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинарда катнашу бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/ae739f57-46ab-44f1-b042-98c888d2bdcf сылтамасы буенча