Татарстанлылар «Җиңү чыршысын рәсемгә төшер» халыкара бәйгедә үз якташларының Яңа ел открыткалары эскизлары өчен тавыш бирә ала.

2025 елның 5 декабре, җомга

2025 елда бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Авторларга 1945 ел чыршысын сурәтләгән открытка ясау тәкъдим ителә. Безнең әбиләр һәм бабайлар һәм аларның әти-әниләре Яңа елны ничек билгеләп үткәннәрен, чыршыны ничек бизәгәннәрен, бәйрәм атмосферасын ничек тудырганнарын һәм бүләкләр белән алмашканнарын сурәтләп була.

Быел бәйгедә рекордлы санда рәсемнәр катнашты — 57 000 артык, аларны 23 ноябрьгә кадәр җибәрергә кирәк иде. Аларның авторлары Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Малайзия, Финляндия, Норвегия, Сербия, Израиль, Иордания, Кипр һәм Швейцариядән булган.

Иң актив катнашучылар 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар булды, ә иң өлкән катнашучыга 88 яшь тулды. Ошаган теләсә кайсы открытка өчен 10 декабрьгә кадәр Җиңү Музее сайтында тавыш бирергә мөмкин.

«Бу конкурсныӊ төп өстенлекләренең берсе шунда ки, ул яшь һәм һөнәри чикләүләрне белми диярлек — бөтен гаилә белән рәсем ясарга, гаилә архивларында сакланган әби-бабайларның хатларыннан хикәяләр яки истәлекләр нигезендә рәсемнәр ясарга мөмкин. Мәдәни кодны тапшыру, Бөек Ватан сугышында безнең ата-бабаларыбызның батырлыкларын истә тоту бик мөһим. Мин ышанам ки, моннан 80 ел элекбулган кебек, кешеләргә бәйрәм Яӊа ел открыткаларын алу бик күңелле булачак, алар конкурста җиңүче рәсеме нигезендә ясалган һәм безнең почтальоннар тарафыннан китереләчәк», — дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

 Белешмә:

"Җиӊү Чыршысын рәсемгә төшер" халыкара рәсем конкурсы ел саен Җиӊү Музее һәм Оксана Федорова Фонды тарафыннан үткәрелә. 2025 елда конкурска Россия дәүләт балалар китапханәсе, «Марка» АҖ, Беренчеләр Хәрәкәте, Җиӊү Волонтерлары, Юнармия, «Иней» фабрикасы, «Звезда» ТРК, «Аргументы недели» газетасы, РИА «АОН» кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International