ВИЧ-инфекция — кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) белән барлыкка килгән акрын үсешле инфекцион авыру.
Кеше иммунодефициты вирусы организмның иммун системасын зарарлый, аны төрле инфекцияләр һәм патологияләр алдында зәгыйфьләндерә. Дөрес дәвалау булмаса, ул үсә һәм йогышлы иммунодефицит синдромына (СПИД) әйләнә.
Бүгенге көндә ВИЧ-инфекцияне хроник авырулар рәтенә кертәләр. Аннан тулысынча котылу мөмкин түгел, әмма пациентның хәлен контрольдә тотарга мөмкин. Моның өчен гомер буе антиретровирус терапиясе (АРТ) кабул итү кирәк. Дарулар вирусның үрчүен баса, бу кешегә тулы тормыш алып барырга, шул исәптән сәламәт балалар тудыру мөмкинлеген бирә. Бу табибларның билгеләмәләрен үтәгәндә, йөклелекне җентекләп планлаштырганда һәм АРТ кабул иткәндә чынбарлыкка әйләнә.
ВИЧ-инфекциядән иң яхшы саклану — үз сәламәтлегеңә җаваплы караш һәм профилактик чараларны үтәү.
Партнёрыгызга тугры булыгыз һәм очраклы җенси бәйләнешләргә юл куймагыз.
Барьерлы контрацепция чараларын (презервативлар) кулланыгыз.
Наркотиклар кулланмагыз.
Шикле маникюр яки тату-салоннар хезмәтләреннән баш тартыгыз.
Гомуми гигиенаны саклагыз. Беркайчан да кырыну пычагы, теш щеткасы, маникюр кайчылары һәм кечкенә яралар белән контактка керергә мөмкин булган башка әйберләр белән уртаклашмагыз.
ВИЧ белән яшәүче кешеләр еш кына үз организмнарында вирус булуын белмиләр. ВИЧ-инфекция симптомнары бик ачык түгел, озак вакыт авыру симптомсыз үтәргә мөмкин, шуңа күрә үз ВИЧ-статусыгызны белү мөһим. Үз ВИЧ-статусыгызны белүнең иң гади һәм уңайлы ысулы - кан тапшыру һәм анда вируска каршы антитәнчекләр булуын ачыклау.
ВИЧка антитәнчекләр булуын тикшерү алгоритмы ике этаптан тора: скрининг һәм уңай нәтиҗә алынган очракта скрининг тикшеренү нәтиҗәләрен раслау.
ВИЧка тестны яшәү урыны буенча теләсә кайсы сәламәтлек саклау учреждениесендә яки СПИДка каршы профилактика һәм көрәш үзәкләрендә үтәргә мөмкин.