Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина шәрехләде: «Безнең инициатива төрле төбәкләрдән килгән сәләтле балаларны хуплауга һәм сәнгать өлкәсендә белем алу өчен тигез мөмкинлекләрне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Гаиләләргә, беренче чиратта, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә финанс йөкләнешен киметергә кирәк».
Бүгенге көндә сәнгать өлкәсендә интеграцияләнгән белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары структурасында, мәсәлән, балет, театр, сәнгать мәктәпләре кебек, укучылар өчен яшәү интернатлары булдырылырга мөмкин. Шул ук вакытта финанс тәэминаты ашату һәм яшәүне үз эченә алмый.
Закон 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.