Телефон "кайнар элемтә"се инвалидлыкка ия гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе "Мәрхәмәт – Милосердие" белән берлектә.📆2025 елның 5 декабрендә инвалидлыкка ия гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча телефон "кайнар элемтә" ачылачак. ❗"Кайнар элемтә" телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин: - инвалидлык алу, техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү проблемалары турында; - медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты белән бәйле проблемалар турында; - социаль ташламалар һәм түләүләр алу проблемалары турында; - башка мәсьәләләр турында. 📞"Кайнар элемтә" телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14 🕙Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр. 📌Гражданнарга консультация бирәчәкләр: • Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил • ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе "Мәрхәмәт – Милосердие" вәкилләре • ТР прокуратурасы • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы • Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы • Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы • Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль фонды бүлеге • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы • Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты