2 декабрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томан вакытында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узып китүләрдән, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томан араны киметә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле артта хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Томан вакытында хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Начар күренүчәнлек шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узып китүләрдән, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешчә сезнең арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.
Мөмкин булганда сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.