Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ тарафыннан бирелгән:
Киңәш – кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
30 ноябрь 20 сәгатьтән 1 декабрь 18 сәгатькә кадәр 2025 ел.
1 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда көтелә:
- төнлә һәм көндез томан (Казан шәһәрендә дә);
- төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:
Томанда:
Әгәр сез табигатьтә булганда томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык рәт алыштырулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә, шуңа күрә гадәти араны арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Автомобильдә начар күренүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.
Мөмкин булганда сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Бозлавык вакытында
Аз шуа торган аяк киеме әзерләгез. Саклык белән, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслек тигезсезлекләрен исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резиналы очлы таяк яки махсус очлы таяк куллану тәкъдим ителә. Әгәр сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүгәләгез.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра. Йөртүчеләр кинәт тормозга басудан сакланырга тиеш: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормозга басканда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар бирергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Туктаганда күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга.
Мөмкин булганда ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Шоферларга:
1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар бирергә;
3. Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;
4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле арттан килүче автомобиль шоферларын кисәтүче сигнал бирергә;
5. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Күп хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында иминлекне тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә, күренүчәнлек җитмәү һәм тайгак юл өслеге аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк булуын истә тотарга;
3. Юлның йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганда, бары тик өстән яки астан җәяүле кичүләрен генә кулланырга;
4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Архив фотосы
Теләсә нинди бәла очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.