Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»ФДБУдән хәбәр килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү
2025 елның 29 ноябрендә 18 сәгатьтән 30 ноябрендә 10 сәгатькә кадәр.
30 ноябрь төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда: томан, юлларда бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:
Томанда:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Начар күренүчәнлек шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле сезнең арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.
Мөмкин булса, сәяхәтләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Бозлавык вакытында
Аз тайгаклы аяк киеме әзерләгез. Саклык белән, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслек тигезсезлекләрен исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резиналы очлы таяк яки махсус очлы шиплы таяк куллану тәкъдим ителә. Әгәр сез тайгакта егылсагыз, егылу биеклеген киметү өчен чүгәләгез.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра. Йөртүчеләр кинәт тукталышлардан сакланырга тиеш: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормозлау вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле сезнең арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар бирергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга.
Мөмкин булса, ерак араларга сәяхәтләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Шоферларга:
Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;
Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар бирергә;
Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;
Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле арттан килүче автомобиль шоферларын кисәтүче сигнал бирергә;
Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш;
Күп хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә иминлекне тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;
Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә, күренүчәнлек җитмәү һәм тайгак юл өслеге аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк булуын истә тотарга;
Юлның йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булса, бары тик өстән яки астан җәяүле кичүләрен генә кулланырга;
4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Архив фотосы
Теләсә нинди бәла очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.