2025 елның 29 ноябренә ашыгыч кисәтү

2025 елның 28 ноябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУтарафыннан түбәндәгеләр җиткерелде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2025 елның 28 ноябрендә 18 сәгатьтән 29 ноябрендә 18 сәгатькә кадәр.    

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда көтелә:

- төнлә һәм көндез томан (Казан шәһәрендә дә);

- төнлә һәм иртән бозлавык, юлларда бозлавык.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Томанда:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны киметә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы. 

Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.

Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Автомобильдә начар күренүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.

Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.

Мөмкин булганда сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.

Бозлавык вакытында

Аз шуа торган аяк киеме әзерләгез. Саклык белән, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслек тигезсезлекләрен исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резиналы очлы таяк яки махсус очлы шиплы таяк куллану тәкъдим ителә. Әгәр сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүгәләгез.  

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра. Йөртүчеләр кинәт тормозга басудан сакланырга тиеш: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормозга басканда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар бирергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Туктаганда күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга кирәк.

Мөмкин булганда ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Шоферларга:

Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;

Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар бирергә;

Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;

Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле арттан килүче автомобиль шоферларын кисәтүче сигнал бирергә;

Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш;

Күп хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;

Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә, күренүчәнлек җитмәү һәм тайгак юл өслеге аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк булуын истә тотарга;

Юлның йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булса, бары тик өстән яки астан җәяүле кичүләрен генә кулланырга;

4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Архив фотосы

Теләсә нинди бәла очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International