Барлык илләрдән товарлар белән почта җибәрүләре өчен пошлинасыз режимның гамәлдә булуы АКШ хөкүмәтенең тиешле указы белән туктатылган иде. Бу маршрут буенча җибәрү мөмкинлеге булмау сәбәпле, Россия Почтасы 2025 елның 26 августыннан АКШка җибәрүне вакытлыча туктаткан иде. Компания АКШ белән коммерция җибәрүләре буенча почта алмашын кабат башлау мөмкинлеген өйрәнүне дәвам итә.
«Хәзер Татарстаннан Америка Кушма Штатларына $100 кадәр бәядә бүләкләр һәм үрнәкләр, товар салынмаган документлар җибәрергә мөмкин. Җибәрүне рәсмиләштергәндә дөрес категорияне күрсәтү мөһим. Әгәр авиакомпания яки АКШ таможня хезмәте салынган әйбернең күрсәтелгән категориягә туры килмәвен ачыкласа, җибәрү барып җитмәячәк», ― дип сөйләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
АКШтагы якыннарыгызны һәм танышларыгызны Яңа ел бәйрәмнәре белән котларга өлгерү өчен, бүләкләрне 2025 елның 8 декабренә кадәр җибәрү яхшырак.
Россия Почтасы 150дән артык илгә җибәрүләрне башкара һәм экспорт географиясен даими киңәйтә. Мәсәлән, 2025 елның июнендә. Почта Корея Халык-Демократик Республикасы белән почта алмашын башлап җибәрде.