2025 елның 27 ноябренә ашыгыч кисәтү

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ тарафыннан түбәндәге мәгълүмат бирелде:

           Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2025 елның 26 ноябрендә 19 сәгатьтән 27 ноябрендә 10 сәгатькә кадәр   

27 ноябрь төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда томан көтелә. 

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:

Томанда:

Әгәр дә сез табигатьтә булып, томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы. 

Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.

Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Начар күренүчәнлек шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.

Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле сезнең арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.

Мөмкин булганда сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International