Әниләр көненә багышланган чара сыйныф җитәкчесе һәм мәдәният йортының уртак тырышлыгы белән оештырылды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
К. Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары Әниләр көненә багышланган концерт үткәрделәр. Балалар оста итеп жырлар, 2 тавышка дуэт башкардылар, сюжетлы биюләр («Танец ангелов»), «Бәбкә саклаганда», дип аталган фольклор номеры белән чыгыш ясадылар.
Чараны оештыруда һәм үткәрүдә актив рәвештә Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнаштылар.
— Концертка атна-ун көн дәвамында әзерләндек. Бәйрәмнән әниләр, укучылар, укытучылар зур канәгатьләнү хисе алып таралыштылар, бик югары дәрәҗәдә үтте. 5 нче сыйныфта 7 генә бала укыса да, һәрберсе дә бик талантлы балалар. Һичшиксез, әлеге концертны клубта да кабатлап куячакбыз, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» Татар Мөшегесе мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.