Кабул итүнең максаты – инвалид кешеләргә һәм аларның гаиләләренә комплекслы консультация ярдәме күрсәтү, чишүне таләп иткән мәсьәләләрне ачыклау, шулай ук күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын мониторинглау, медицина-социаль экспертиза, индивидуаль реабилитация яки абилитация программаларын гамәлгә ашыру, реабилитациянең техник чаралары белән тәэмин итү, социаль ярдәм чаралары һәм башка темалар буенча.
Гражданнарны кабул итү Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорты, 137 зал адресы буенча узачак.
Шулай ук кабул итү 8 (800) 350-44-72 телефоны буенча башкарыла.
Иҗтимагый советлар өчен без, теләүчеләр булса, белгечләр белән онлайн элемтә оештырырга әзер. Шуңа күрә җомгага кадәр онлайн элемтәдә сөйләшергә теләгән гражданнар булган районнар һәм сораулар тематикасы турында мәгълүмат бирүегезне сорыйм.