Агитбригадалар конкурсы балаларга да, олыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләренең мөһимлеген искә төшерде.

2025 елның 21 ноябре, җомга

Биредә балалар бакчалары арасында "ЮИД дус гаиләсе ПДД сагында тора" муниципаль агитбригада конкурсы узды. Иҗади ярыш тәрбияләнүчеләрне, ата-аналарны һәм педагогларны бер мөһим миссиядә берләштерде — юлда иминлек турында өйрәнү һәм башкаларга сөйләү.

Иң яхшы агитбригада исеме өчен Коноваловка, Хуҗәмәт, Иске Маҗын балалар бакчалары, шулай ук 1, 2, 3, 4, 5, 7, 8, 10, 11 номерлы мәктәпкәчә учреждениеләр командалары көрәште. Күз явын алырлык костюмнар, оригиналь декорацияләр һәм репетицияләнгән чыгышлар — барысы да җитди әзерлек һәм балаларның үз идеяләрен җиткерү теләге турында сөйләде.

Һәр чыгыш мини-спектакльгә әверелде, анда иҗади формада балалар ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең мөһимлеген күрсәттеләр.

Жюри составына район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча белгече Ләйсән Лобанова, Минзәлә районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Яр Чаллы шәһәренең территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Наталья Железкова керде, барлык катнашучыларның тырышлыгын югары бәяләде. Һәр команда "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ һәм район мәгариф бүлегеннән рәхмәт хаты һәм бүләк белән билгеләп үтелде.

Конкурс җиңүчеләре булдылар:

· 1 урын — 1 номерлы балалар бакчасы командасы.

· 2 урын — 8 номерлы балалар бакчасы командасы.

· 3 урын — 3 балалар бакчасы командасы.

Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Наталья Железкова ассызыклады:

«Олылар һәр бала өчен үрнәк булып тора. Куркынычсыз буын үстерү — безнең кулларда. Шуңа күрә үзебезгә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Мин барыгызга да куркынычсыз юллар телим».


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International