Минзәләдә Бөтенроссия хокукый ярдәм көне.

2025 елның 21 ноябре, җомга

М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең төп белгече Гөлнара Балябина белән очрашу узды.

Бу дата кысаларында укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Балаларның хокуклары һәм бурычлары, шулай ук көллияттә һәм аннан читтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Гөлнара Балябина районда яшәүче балигъ булмаганнарның тормышыннан мисаллар китерде, яшүсмерләрнең рөхсәт ителгән һәм рөхсәт ителмәгән нәрсәләр турында сорауларына җавап бирде. Татарстан Республикасы Законының 14.10.2010 N71-ЗРТ үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Шундый ук очрашулар "Ялкын" яшьләр үзәгендә, "Юбилейный" спорт мәктәбендә, теннис үзәгендә, "Олимп"та узды.


 


 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International