2026 елның 1 гыйнварыннан салым органында исәпкә кую турында таныклык бетерелә. Физик затлар өчен исәпкә куюны раслау ЕГРН (Салым түләүчеләрнең Бердәм дәүләт реестры) белешмәсе белән башкарылачак. Әмма элек бирелгән таныклыкларны алыштырырга кирәк булмаячак, алар үз көчендә кала.
ЕГРН электрон белешмәсе идентификацияләнгән затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм ИНН турында мәгълүматларны үз эченә ала. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалана һәм салым органы мөһере белән расланган, вазифаи затның үз кулы белән имзаланган кәгазь белешмәгә тиң.
Оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм физик затларга җибәрелә торган исәпкә кую яки исәптән төшерү турында хәбәрнамәләр дә бетерелә.
ЕГРН белешмәсе белән беррәттән, салым органында исәпкә кую яки исәптән төшерүне ЕГРЮЛ (Юридик затларның Бердәм дәүләт реестры) белешмәсе, аккредитацияләнгән филиалларның, чит ил юридик затлары вәкиллекләренең дәүләт реестры белешмәсе һәм ЕГРИП (Шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестры) белешмәсе белән дә раслаячаклар.