2026 елның 1 гыйнварыннан салым органында исәпкә кую турында таныклык бетерелә. Физик затлар өчен исәпкә куюны раслау ЕГРН (Бердәм дәүләт салым түләүчеләр реестры) белешмәсе белән башкарылачак. Әмма элек бирелгән таныклыкларны алыштырырга кирәк булмаячак, алар үз көчендә калачак.
ЕГРН электрон белешмәсе идентификацияләнгән затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм ИНН турында мәгълүматларны үз эченә ала. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалана һәм салым органы хезмәткәре тарафыннан үз кулы белән имзаланган һәм мөһер белән расланган кәгазь белешмәгә тиң.
Оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм физик затларга җибәрелә торган исәпкә кую яки исәптән төшерү турында хәбәрнамәләр дә бетерелә.
ЕГРН белешмәсе белән беррәттән, салым органында исәпкә кую яки исәптән төшерүне ЕГРЮЛ (Бердәм дәүләт юридик затлар реестры) белешмәсе, аккредитацияләнгән филиаллар, чит ил юридик затлары вәкиллекләре дәүләт реестры белешмәсе һәм ЕГРИП (Бердәм дәүләт шәхси эшмәкәрләр реестры) белешмәсе белән раслаячаклар.
2026 елның 1 гыйнварына кадәр башланган һәм бу датага тәмамланмаган салым органында исәпкә кую яки исәптән төшерү процедуралары нәтиҗәләре буенча таныклыклар һәм хәбәрнамәләр урынына белешмәләр биреләчәк.