Минзәлә районы "Без бергэ" республика халык иҗаты фестиваленең Гала-концертында актив катнашты.

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Минзәлә районы "Без бергэ" республика халык иҗаты фестиваленең Гала-концертында актив катнашты.

3 нче урта мәктәптән Салминнар гаиләсе үз иҗади күргәзмәсен тәкъдим итте һәм "Оста гаилә династиясе" номинациясендә II дәрәҗә лауреаты булды.

Минзәләнең ата-ана каравыннан мәхрүм калган һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбенең "Ложкари" фольклор-инструменталь ансамбле 13-18 яшьлекләр арасында "Инструменталь ансамбль" номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды.

Фестиваль Татарстан халыкларының күпмилләтлелеген, мәдәни мирасын балалар һәм ата-аналар иҗаты аша яктырта.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Алга таба иҗади уңышлар һәм илһам телибез!


 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International