Балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм бала-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча консультация үткәреләчәк, шулай ук түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү чаралары үткәреләчәк: ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы ата-аналар, өлкән баласы унсигез яшькә җиткәнче яки егерме өч яшькә җиткәнче, әгәр дә ул көндезге уку формасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмада укый икән.
Үткәрү урыны: Минзәлә шәһәре, Балалар иҗаты йорты (К.Маркс ур., 46 нчы йорт)
Үткәрү вакыты: 19 ноябрь, 15:00.
Сезне көтәбез!