Чарада Минзәлә районындагы "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Наталья Железкова, Минзәлә җәмигъ мәчете имам-хатибы Рамзиль Хәзрәт, ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Ландыш Минһаҗева катнашты.
Алар укучыларга юллардагы җаваплылык, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның фаҗигале нәтиҗәләре турында искә төшерделәр.
Чара юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу өчен шәмнәр яндыру һәм плакатлар белән бер минут тынлык белән тәмамланды.
Юлларда иминлек кагыйдәләрен үтәп, сез үзегезнең генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен саклап калырсыз.