Минзәләнең мәктәп укучылары Тукай форумында катнашты

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

 Минзәлә район этабында 17 мәктәптән 41 бала катнашты.

Район этабы җиңүчеләре — өченче мәктәп укучысы Иллария Хисмәтуллина, Подгорнобайлар мәктәбе укучысы Илюза Нургалиева, гимназия укучылары Самира Зарипова һәм Искәндәр Иванов Казандагы «Идел» яшьләр лагерында узган мәдәни-мәгариф форумында катнаштылар. 

Форум очрашулар, остаханәләр белән бай иде.

Балаларга Татарстанның атказанган артисты Резеда Сәлахова белән очрашу аеруча ошады.

Конкурсның йомгаклау этабы 2026 елның апрелендә — Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә узачак.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International