Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү
2025 елның 14 ноябрендә 18 сәгатьтән 15 ноябрендә 21 сәгатькә кадәр.
15 ноябрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле көньяк-көнбатыш җил көтелә: төнлә 15-18 м/с, көндез 16-21 м/с.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәю вакытында:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәк.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында качарга киңәш итәбез. Өй диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама такталарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.
6. Өске катлар тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм гипс декоры куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алырга кирәк.
8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында с