2025 елның 13 ноябренә ашыгыч кисәтү

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! ФГБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» тарафыннан бирелгән:

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2025 елның 14 ноябрендә 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.      

14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15-17 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә:

Җил көчәю вакытында:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәк.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында качарга киңәш итәбез. Өй диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама такталарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Өске катлар тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм гипс декоры куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Яшәү яки эшләү урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.


 

Архив фотосы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International