Хөрмәтле гражданнар! ФГБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» тарафыннан түбәндәгеләр җиткерелде:
ХКонсультация – метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2025 елның 6 ноябрендә 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
6 ноябрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-17 м/с тизлек белән көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә:
Җил көчәю вакытында:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәк.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама такталарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.
6. Өске катлар тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм гипс декоры куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алырга кирәк.
8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Архив фотосы.