Почта бүлекчәләре Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә эш графигын үзгәртәчәк.

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

6 ноябрь Татарстанда Россия Почтасының күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак, ә 5 ноябрь алар эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячаклар.

6 ноябрьдә почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячаклар. Пенсияләр һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлекчәсе белән килешенгән график буенча китерәчәкләр.

Республикадагы кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны ачыклау яки картада якындагы ачык Россия Почтасы бүлекчәсен табу өчен pochta.ru сайтында яки компаниянең мобиль кушымтасында карарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International