2025 елның 2 ноябренә ашыгыч кисәтү

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ФДБУдан түбәндәге мәгълүмат килде:

 Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

1 ноябрь 21 сәгатьтән 2 ноябрь 2025 ел 09 сәгатькә кадәр.

 

       2 ноябрь төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе мөмкин. 

 

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә: 

Бозлавык вакытында

Аз тайгаклы аяк киеме әзерләгез. Саклык белән, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслек тигезсезлекләрен исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резин очлы таяк яки очлы шиплы махсус таяк куллану тәкъдим ителә. Әгәр сез тайгакка эләксәгез, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.  

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Тормозга басканда берничә тапкыр педальгә басыгыз, шул рәвешле сезнең арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар бирергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлекле жилет кулланырга.

Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Шоферларга:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар бирергә;

3. Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;

4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле арттан килүче автомобиль шоферларына кисәтү сигналы бирергә;

5. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Күп хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында иминлекне тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;

2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә, күренүчәнлек җитмәү һәм тайгак юл өслеге аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк булуын истә тотарга;

3. Юлның йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганда, бары тик өстән яки астан җәяүле кичүләрен генә кулланырга;

4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International