Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсеннән 2025 елның 25 октябрендә 21 сәгатьтән 26 октябрендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү килде. 26 октябрь төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә булып, томан куерганын күрсәгез, урманда яки су янында юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Бу юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Томанда автомобиль белән хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Начар күренүчәнлек шартларында автомобиль белән хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басыгыз, шул рәвешле сезнең арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирәсез.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез: • спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз; • балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләренә өйрәтегез; • төзек булмаган электр үткәргечләрен кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз; • электр көнкүреш һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.