Татарстанда пилот проект - "Банкротлар милке витринасы" маркетплейсы башланды, ул банкротлар милкен сату турында игъланнарның онлайн-витринасы булып тора. Аның максаты - потенциаль сатып алучылар даирәсен киңәйтү хисабына банкротлар милкенең сату нәтиҗәлелеген арттыру. Проектны Россия Федераль салым хезмәте һәм "коммерсантъ Картотека" компанияләре гамәлгә ашырды.