Ә сезнең бала юлда күренәме? Ни өчен яктылык кайтаргыч гади генә якты аксессуар түгел
Балаларга һәм ата-аналарга юлда үзләрен саклау өчен ярдәм итәчәк яктылык кайтаргыч элементлар турында мөһим мәгълүмат җыйдык.
Балага юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытырга бөтенроссия http://dorogi.uchi.ru/?utm_sourc... онлайн-олимпиада «Куркынычсыз юллар» ярдәм итәчәк. Анда инде 3,5 миллионнан артык бала катнашты. Биремнәрне 26 октябрьгә кадәр үтәргә өлгерегез. Бу кагыйдәләрне истә калдыруның мавыктыргыч һәм файдалы ысулы!
Балаларның юлларда куркынычсызлыгы — «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе.