Район комиссиясенең юл хәрәкәте иминлеге буенча чираттан тыш утырышында Минзәлә районы халкының имин хәрәкәт итүе мәсьәләсе тикшерү үзәгендә булды.
Бу утырышта кышка әзерлек мәсьәләсе дә билгеләп үтелде. Кыш инде ерак түгел. Юлларны сиптерү өчен тозлы-комлы катнашмалар әзерләнгән. Шәһәр урамнарын һәм юлларын җыештыру техникасын шимбә көнне махсус комиссия кабул итәчәк. Бер атнадан мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана. Шуңа бәйле рәвештә балаларга көзге каникуллар алдыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату кирәк. Хәзер тиз караңгы төшә, һәм һәр урамда йөрүченең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Быел шәһәр буенча 15 километр юл салынган, 200 юл билгесе алыштырылган.
Утырышта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирина Михайлова эшләүче яшьләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тәрбия эшен кварталга бер тапкыр булса да үткәрү кирәклеген ассызыклады.