Дәүләт Думасы «Минималь хезмәт хакы турында» Федераль законның 1 нче маддәсенә үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең "Эшмәкәрлек" федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Бүген беренче укылышта хупланган закон проектына ярашлы, минималь хезмәт хакы күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан 20 проценттан артыкка арттырылачак. Бу 4,5 миллион кешенең хезмәт хакын арттыруга, шулай ук минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнүче барлык түләүләрне - пособиеләрне, ял акчаларын, больничныйларны һәм башкаларны арттыруга ярдәм итәчәк."
Закон проекты белән 2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме айга 27 093 сум итеп билгеләнә.