Салкыннар вакытында янгын куркынычсызлыгы
Электр белән җылыту приборлары:
Җылыткычларны караучысыз калдырмагыз, аларны йорт җиһазларыннан һәм пәрдәләрдән ераграк куегыз.
Ватылган һәм үзегез ясаган приборлардан файдаланмагыз.
Приборларның төзек чыбыкларга тоташтырылган булуын тикшерегез.
Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне, төтен юлларын корымнан чистартыгыз. Мичне озак якмагыз һәм караучысыз калдырмагыз.
Розетка һәм озынайткычларга күп эш йөкләмәгез. Электр чыбыклары төзек булмаса, белгеч чакыртыгыз. Бары тик сертификацияле электр приборларыннан файдаланыгыз.
Газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалану
Төтен чыгу дәрәҗәсен һәрчак тикшереп торыгыз һәм бүлмәләрне җилләтегез.
Газ плитәсен бүлмә җылыту өчен кулланмагыз.
Эшләп торучы газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Газ исе. Газ җиһазлары янәшәсендә чыжылдау ишетелү.
Счетчик күрсәткечләренең үзлегеннән үзгәреп торуы.
Газ чыкканда нишләргә:
Газ килү кранын ябарга. Ишек-тәрәзәләрне ачыгыз.
Электрдан файдаланмагыз, ут тергезмәгез.
Бинадан чыгыгыз.
Газ авария хезмәтен чакырыгыз — 104 яисә 112.
Газ җиһазларына даими хезмәт күрсәтегез.
Газ һәм төтен датчикларын урнаштырыгыз.
Җылыту приборлары торышын тикшерегез.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз — бу тормышыгызны саклап кала.