Минзәлә районы Советы депутатлары Марат Кәримовны район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар.

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Район Советының алдагы утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителгән иде. Бу урынга дәгъва итеп, алты кеше гариза — документлар тапшырды. Конкурс комиссиясе рәисе — Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев депутатларга конкурста катнашу өчен дүрт кешенең рөхсәт ителүен хәбәр итте: Марат Кәримов, Егор Юдин, Александр Рязанов, Рамил Шәйсуваров. Үз чыгышларында алар районның киләчәк социаль-икътисади үсеше турында үз карашларын белдерделәр. Депутатлар һәр кандидатның чыгышын игътибар белән тыңладылар.

Утырышта катнашкан 34 депутатның 33е үз тавышларын Марат Кәримовка бирде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Марат Кәримов билгеләнде.

Азат Хәмәев һәм Айдар Сәлахов башка чыгышларда яңгыраган кызыклы тәкъдимнәрне өйрәнергә һәм мөмкин булганда аларны эшкә алырга тәкъдим иттеләр.


 


 


 

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International