Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шәйхетдинова Энҗе Гариф кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Энҗе Гариф кызы 1930 елның 16 октябрендә Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында туган. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Сугыштан соң пешекче, терлекче булып эшләгән.
Энҗе Гариф кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә әбинең 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Энҗе Гариф кызы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов.