Минзәләдә юлчыларны хөрмәтләделәр.

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Быел Минзәләдә гадәттән тыш күп күләмдә урамнар асфальтланган, тротуарлар салынган. Бүген Минзәләдә юлчыларны хөрмәтләделәр. Һөнәри бәйрәм алдыннан Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев шәһәр урамнарының юл өслеген яңарткан һәм яңа тротуарлар салган ике предприятие коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук аерым хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.


 


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International