Дәүләт Думасы хәрби хезмәткәрләргә өстәмә ярдәм чаралары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен социаль гарантияләр кертүгә юнәлдерелгән өч закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина аңлатма бирде: «Безнең сугышчылар һәм аларның якыннары биргән сорауларны беренче чиратта хәл итәбез. Аерым алганда, МХО катнашучылары белән очрашулар вакытында миңа аларның хезмәт урыныннан йөзләрчә чакрым ераклыкта урнашкан хәрби-медицина комиссиясенә яки дәвалануга үз хисабына барырга мәҗбүр булулары турында мөрәҗәгатьләр еш килде. Шул ук вакытта, ирекле формированиеләр катнашучылары бушлай бара. Гадел түгел. Бу һәм башка сорауларны һәм аларны хәл итү вариантларын без Дәүләт Думасының профиль комитеты һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән эшләдек».
Беренче закон проектында хәрби хезмәткәрләргә хәрби-медицина экспертизасы, хәрби-медицина яки хәрби-очыш комиссиясенә һәм кире кайту өчен тимер юл, һава, су һәм автомобиль (таксины исәпкә алмаганда) транспортында бушлай йөрү хокукы бирү тәкъдим ителә.
Икенче документ мәктәпне тәмамлаганнан соң һәм көллият яки югары уку йортына кергәнче хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булган балалары өчен социаль ташламаларны саклый. Бу чара МХОдә катнашучыларның, хәрби хезмәткәрләрнең һәм көч структуралары хезмәткәрләренең гаиләләреннән берничә мең балага кагылачак. Бу максатларга 120 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Барлык өстәмә ташламалар һәм гарантияләр финанс һәм оештыру ягыннан тәэмин ителгән.
Өченче закон проекты хәрби хезмәткәрләр өчен, алар белән бергә яшәүче инвалид балалар, шул исәптән балигъ булганнар өчен, торак алуга чиратсыз хокукын ачыклап бирә.