Район башлыгы Айдар Сәлахов белән очрашудан соң ул районда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырышка кадәр опека мәсьәләләре буенча сораулары булган гражданнарны кабул итү узды. Гражданнарны кабул итүдә һәм комиссия утырышында каралган мәсьәләләр турында тулырак — киләсе материалларда.