Минзәләдә Ольга Новожилова картиналары күргәзмәсе ачылды

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Минзәлә шәһәренең Рәссамнар йортында 5 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр "Тормыш чәчәкләре" күргәзмәсе уза, анда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, талантлы рәссам Ольга Васильевна Новожилова эшләре тәкъдим ителә.

— Һәр картина — рәссамның эчке дөньясына сәяхәт, анда төсләр һәм формалар кабатланмас атмосфера тудыра. Күргәзмәгә бару сәнгатьнең безнең тормыштагы урыны һәм аның дөньяга карашыбызга йогынтысы турында уйлану өчен искиткеч сәбәп булыр, — дип хәбәр итә оештыручылар.

Күргәзмә дүшәмбедән җомгага кадәр 14тән 18 сәгатькә кадәр ачык. Керү бушлай.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International