MAX мессенджеры көчәя бара!

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Яңа Max илебез мессенджеры Татарстан Республикасы территориясендә үз аудиториясен ышанычлы рәвештә киңәйтә.

MAX-аралашу һәм көндәлек бурычларны хәл итү өчен кирәкле барлык коралларны берләштерә торган универсаль эшләнмә. Мессенджер Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча чит ил платформаларына куркынычсыз альтернатива буларак булдырылган.

MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны дистанцион рәвештә, дәүләт учреждениеләренә кермичә генә алырга мөмкин.

Республикада яшәүчеләр биредә счетчик күрсәткечләрен бирә, ТКХ һәм салымнарны түли, табибка языла һәм башка мөмкинлекләрдән файдалана ала.

Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.

Бүлешү: 

  •  
  •  
  •  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International