Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү-консультация
2025 елның 12 октябрендә 18 сәгатьтән 13 октябрь 18 сәгатькә кадәр.
12 октябрь кичендә, 13 октябрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15-17 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә:
Җил көчәю вакытында:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, эчтә булырга киңәш итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәк.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотса, җир асты юлларында яки биналарның подъездларында качарга киңәш итәбез. Өй диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама такталарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автомобильләрне парковкаларга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм гипс декоры куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алырга кирәк.
8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Архив фотосы.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – "112" мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.